«Безнең гамәлләрне теләсә ничек аңлатырга була, әмма әлегә сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында барган очракта, без иң кискен чаралар күрәчәкбез». Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәнге планеркада хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов штаб һәм министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтергә, яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау өлешендә иминлекк таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны кискенләштерү бурычын куйды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар арасында вакцинацияләүнең түбән булуы аеруча борчый. Бу – куркыныч арта торган төркем, алар, кагыйдә буларак, авыруны бик авыр кичерәләр, һәм үлем-китем күбәя. Бүген бу категория гражданнар арасында бары тик 23,5% кына прививка ясаткан.
«Көн саен кешеләр үлеп тора. Гражданнарыбызның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Гамәлләребезне теләсә ничек аңлатырга була, әмма әлегә сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында барган очракта, без иң кискен чаралар күрәчәкбез», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Роспотребнадзорга чикләү чаралары үтәлешен контрольдә тотуга игътибар итәргә чакырды. Ул, кирәк булган очракта, кешеләр күпләп катнаша торган чаралар буенча тәкъдимнәр кертергә өндәде.