Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре кысаларында БДИ буенча 200 балл җыйган мәктәп укучылар белән очрашты. Очрашу мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.
Бүген Актаныш авылында «Адымнар» яңа күп телле гимназия-интернатын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР да гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алабуга муниципаль районына килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директорының өлкән киңәшчесе - идарә рәисе Максим Топилин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әгерҗе районына килде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа күп юнәлешле лицей ачты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Столбище авылында DoorHan яңа заводы мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Столбище авылында DoorHan халыкара концернының яңа заводында булды.
Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты һәм предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашуында катнашты. Очрашу Казахстан Президенты Резиденциясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Нур-Солтанга эш сәфәренә килгән иде.