ТР Хөкүмәте йортында “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды

01.10.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, капиталь төзелеш планын тормышка ашыру, 2021 елның 1 нче  яртыеллыгына йомгаклар һәм электр двигательләре белән эшли торган транспорт өчен заряд инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.

2021 елның 1 нче  яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча электр энергиясен кулланучыларга җибәрү буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 13,1 млрд тәшкил иткән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш күзәтелә.

2021 елның 6 аенда компаниядәге югалтулар 6,10% тәшкил иткән. Бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Моннан тыш, белгечләр кулланучыларны технологик тоташтыруга 13 326  килешү башкарган, бу 2020 елга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Шул ук вакытта килешүләрнең төп өлеше льготалы гариза бирүчеләр төркеменә карый.

Компаниянең Директорлар советы электр двигательләре белән эшли торган машиналар өчен заряд инфраструктурасын үстерү перспективаларын да карады. Шулай ук Татарстан территориясендә инфраструктура үсеше федераль программасын тормышка ашыруда “Сетевая компания” катнашындагы чаралар турында фикер алыштылар.

Утырыш азагында “Сетевая компания” АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев “Энергия” җитештерү системасының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча аудит уздыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде. Аудит нәтиҗәләре буенча компания бронза дәрәҗәсен алды, һәм дөньяда шундый бүләк алучы бердәнбер электр челтәре компаниясе булды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Сетевая компания” АҖ материаллары буенча.