Рөстәм Миңнеханов: Наркотиклар таралу масштабы бөтен җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра

04.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды. Көн тәртибендә «Наркология хезмәте эшен оештыру һәм наркотиклардан үлемгә киттергән агуланулар мониторингы нәтиҗәләре турында», «Яшьләр арасында профилактик эшнең торышы һәм наркотикларга каршы юнәлештә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында», «Казан шәһәрендә халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау эшен оештыру турында»гы мәсьәләләр каралды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, наркотикларга каршы эшне камилләштерү темасы бик катлаулы һәм анда бик күп аспектлар бар һәм илкүләм куркынычсызлыкка турыдан-туры кагыла.

«Наркотикларның, шул исәптән яңа төрләрнең таралу масштабы бөтен җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ел саен наркотиклар меңләгән гражданны кешелеген  югалтырга мәҗбүр итә һәм үтерә, балаларның, яшьләрнең язмышларын җимерә, гаиләләренә кайгы һәм хәсрәт китерә, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен какшата».

Татарстан Президенты ассызыклаганча, наркобизнесның күләгәдәге табышы криминалитетның, чик буе җинаятьчелекнең, коррупциянең, террорчылык һәм экстремистлык структураларының финанс ярдәме булып тора».

«Республикада наркотиклар таралуга бәйле вәзгыять катлаулы һәм һаман да әле имин түгел, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Диспансер исәбендә 19 меңгә якын кеше тора, аларның саны елына якынча 2%ка арта. Барыннан да ешрак наркотиклар куллану стажы 2-5 ел булганнар күзәтү астына эләгә, әмма аларны дәвалау, кагыйдә буларак, нәтиҗәсез».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген наркология хезмәтенең төп бурычы – наркотиклар кулланучыларны, беренче чиратта, яшьләр арасында, мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау системасын гамәлгә кертү.

Беренче тапкыр күзәтүгә алынган затларның барысы да диярлек республиканың эчке эшләр органнарының максатчан эше нәтиҗәсендә ачыкланган. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, «наркомания» диагнозы белән авыручылар саны 19 муниципалитетта һәм, барыннан да элек, Казанда күзәтелә.

Шул ук вакытта 2021 елның беренче яртыеллыгында республикада наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр белән агулану нәтиҗәсендә 76 кеше үлгән. Наркотиклар китереп торуның 27 каналы ябылган, наркотик чараларны кулланучылар арасында балигъ булмаганнарны наркологик исәпкә кую фактлары бар.

Анализ нәтиҗәләре яңа чакырулар һәм янаулар булуын раслый. Бу – наркотиклар тарату өчен заманча коммуникация чараларын һәм Интернет челтәрен куллану тәҗрибәсен киңәйтү, яшьләрне наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итү.

2020 елның ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән (№733) 2030 елга кадәр Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе расланды, аның кысаларында безнең алда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру бурычлары тора, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, барлык юнәлешләр буенча да активрак һәм кискенрәк эш итәргә кирәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.