Рөстәм Миңнеханов Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасында катнашты

01.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (Дубай) эш сәфәре кысаларында Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасында катнашты.

Төп тема: «Иҗади акыл: киләчәкне билгеләп». Россия атнасын Татарстан экспозициясе ачып җибәрә, якындагы 10 көндә мәйданчыкта мәгълүмат технологияләре буенча республика эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк: Иннополис инновацион шәһәре һәм шул исемдәге университет, югары технологияләр өлкәсендә технопарк –  ИТ-парк. Моннан тыш, панель дискуссияләрдә Татарстанның экспорт юнәлешле сәнәгать предприятиеләре потенциалы тәкъдим ителәчәк, туризм, медицина, мәгариф, мәдәни потенциалны тәкъдир итү булачак.

«Татарстан – икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча алдынгы Россия төбәге.

Тулаем төбәк продукты күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 6 нчы урында тора. Өч ел рәттән республика Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингта Мәскәүдән соң 2 нче урында тора», - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп.

Кунаклар Татарстан экспозициясе белән таныштылар, анда төбәкнең сәнәгать, цифрлы, туристик, мәдәни потенциалы тәкъдим ителде.

Белешмә өчен:

Дубайдагы "Экспо-2020"дә Россия павильоны иң масштаблысы булды. Ул "Мобильлек" зонасында урнашкан. Россия экспозициясенең темасы – «Иҗади акыл: киләчәкне билгеләп".

Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә катнашучылар һәм кунаклар өчен Россия 60тан артык эшлекле һәм мәдәни программа әзерләгән иде.

ЭКСПО-2020 эшенең алты ае дәвамында Россия павильонында иң яхшы илкүләм техник һәм креатив проектлар, шулай ук төбәкләрнең – Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Коми, Кавказ республикалары һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары экспозицияләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәнең төп символы – Россия ачык, инновацион, иҗади һәм дөнья үсешенә сизелерлек өлеш кертә ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.