Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «МЧС» торак комплекының 4-нче номерлы проблемалы йортын тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге объектны сафка кертү белән бөтен торак комплексын төзү тәмамланып килә.
Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан халкын Республика көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Ak Bars Retro Cars» күргәзмә комплексында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты.
Тантанада шулай ук Иннополис университетының Күзәтчелек советы әгъзалары, “Diginavis” компаниясе идарәсе рәисе Николай Никифоров һәм университет ректоры Александр Тормасов катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә срогыннан алда тоташтыру уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Видеоэлемтә аша тантанада республиканың барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күп балалы Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсен «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет, Мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет һәм 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика Көненә багышланды.