Татарстан Президенты татарстанлыларны Covid-19 профилактика чаралары турында онытмаска өндәде

12.03.2022

Республикада элек булган коронавирус чикләүләре бетерелде. Әмма татарстанлыларга үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм шәхси саклану чараларын үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы атнада республикада авырулар саны 2,4 тапкырга кимегән. Вакцинаның беренче дозасы белән вакциналаштыру буенча план100 процентка үтәлгән. Тотрыклы коллектив иммунитетны формалаштыру өчен икенче компонент белән вакцинация ясауны төгәлләү, кабат вакцинацияләүне дәвам итү мөһим.

ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина тәкъдиме буенча элек кабул ителгән кайбер чикләүләрне йомшарту турында rарар кабул ителuoy. Соңгы ярты елда вакцина алмаган һәм авырмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның мәҗбүри изоляциясе бетерелгән; эш бирүчеләрнең гражданнарны дистанцион эшкә күчерү буенча бурычы – 60+; театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары өчен тамашачылар залының тулылыгын чикләү дә бетерелгән. "Боларның барысы да бездә күмәк иммунитет формалашуы аркасында мөмкин булды», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул гражданнарга шәхси куркынычсызлык турында онытырга ярамый, дип белдерде. "Бу хакта бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр истә тотарга тиеш. Хезмәт коллективларында эпидемиягә каршы таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. Covid-19 беркая да китмәде", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорны һәм хокук саклау органнарын, кирәк булган саен, контроль чараларны дәвам итәргә чакырды. Элегрәк тикшерүләр барышында 1/3 объектның җитешсезлекләр белән эшләве ачыкланган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.