Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Майский» теплица комбинатында булды. Ул җиләк-җимеш, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр җитештерү буенча теплицаларны карады, шулай ук энергоүзәкнең эше белән танышты. ТР Президентын Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Майский» ТК ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев озата йөрде.
«Майский» ТК – якланган грунт яшелчәләре уңышы буенча Россия лидеры, ул Европа җитештерүчеләренең алдынгы дәрәҗәсенә туры килә. Кышкы теплицаларның мәйданы 35 гектарга җитә. Предприятиедә якланган грунт яшелчәләренең бөтен линиясе җитештерелә. Җитештерү күләме – елына 43 мең тонна яшелчә. Предприятиедә 862 кеше эшли.
«Майский» комбинаты актив инвестицион сәясәт алып бара. Предприятиедә тара җитештерүне өзлексез тәэмин итү максатыннан еллык 10 млн. данә күләмендә гофр-тара җитештерү буенча тулы цикл линиясе эшләтеп җибәрелгән.
«Майский» ТК ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев хәбәр иткәнчә, Казан халкын һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләрне яшелчә белән тәэмин итү максатларында комбинат авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша.