Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча кайбер чаралар әзерләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сөйләде.
«Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан предприятиеләрнең чит илдән кертелә торган продукцияләрнең кайбер төрләренә ихтыяҗлары турында мәгълүмат җыю эше алып барыла. Кайдадыр хәзер җитештерүчеләребезнең логистик чылбырлары бозылу очраклары бар», - диде ул.
Герман Лернер, шулай да бу логистик чылбырларны торгызу өчен яхшы механизмнар бар, дип өстәде. «Без илдә төбәкара кооперацияне дә, тышкы партнерларыбызны да исәпкә алабыз. Безнең чит илләрдә Татарстан вәкилләренең яхшы челтәре бар, аларны без координациялибез һәм предприятиеләребезнең логистика чылбырлары вариантларын эшләү буенча йөкләмәләр бирәбез», – дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстанның чит илләрдәге вәкилләре чит ил җитештерүчеләре белән элемтәләр урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.
Татарстанда дүрт көн эчендә азык-төлек булмаган кайбер товарларга бәяләр артты, дип хәбәр итте Герман Лернер брифингта. «Мониторинг нәтиҗәләре буенча 11-14 март көннәрендә кер юу порошогына, бәдрәф кәгазенә, балалар подгузникларына, теш пастасына һәм теш щеткаларына бәяләр арту күзәтелә. Куллар өчен антисептикларга, шырпы, балаларны ашату өчен шешәләргә бәяләр кимеде», - дип хәбәр итте спикер.
Герман Лернер ассызыклаганча, ваклап сату бәяләре буенча товар запасларына мониторинг көн саен дәвам итә. «Күпләп һәм ваклап сату звеносына кытлыкны булдырмас өчен, муниципалитетлар белән берлектә, өзеклекләрне булдырмау һәм күпләп-җибәрү бәяләренең нигезсез үсүен туктатып тору өлешендә, җирле тәэмин итүчеләр белән эшне оештырырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул.
Министр урынбасары, сәүдә челтәрләре мәгълүматлары буенча беренче чиратта кирәкле азык-төлек булмаган товарлар запаслары җитәрлек күләмдә бар, дип өстәде. Шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе товарларына хәзерге вакытта артык ихтыяҗ күзәтелми, дип өстәде ул.
Лернер ачыклык керткәнчә, товар запаслары һәм бәяләр буенча күрсәткечләр муниципалитетлар тарафыннан һәр районда өч сәүдә объекты – ике төбәк кибете һәм федераль сәүдә челтәренең бер кибете буенча кертелә. Брендлар мөстәкыйль рәвештә минималь һәм максималь бәя категорияләрендә сайлап алына.
«Әгәр бәяләр кичәгедән артса, хезмәткәрләр сәүдә предприятиеләрендә бәяләр артуның сәбәбен ачыклый. Сәүдә предприятиесе бәяне нигезсез арттырганда мәгълүматны Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә җибәрәләр. Товар җибәрүчеләрнең күпләп җибәрү бәяләре артуга бәйле рәвештә, бәяләр артканда, азык-төлек булмаган төркем буенча мәгълүмат шулай ук эшкәртелә. Дефицит фактларын ачыклау һәм бәяләрнең нигезсез үсүе очрагында мондый фактларга юл куймау буенча чаралар оператив рәвештә гамәлгә ашырыла», - дип нәтиҗә ясады ул.