Татарстан Республикасы һәм «Туризм.РФ» корпорациясе төбәкнең туристик инфраструктурасын уртак үстерү турында килешү имзаладылар

15.03.2022

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы һәм «Туризм.РФ» корпорациясе арасында төбәкнең туристик инфраструктурасын уртак үстерү турында килешү имзаланды.

Документка Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко барында имзаланды. 

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Туризм.РФ» корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов кул куйды.

«Бу бик мөһим килешү. Татарстан хәзер шактый алга киткән туристлык юнәлеше. Ләкин без республиканың зур мөмкинлекләре барлыгын аңлыйбыз. Һәм без Рөстәм Миңнехановка тармак үсешенә аеруча игътибары өчен рәхмәтле. Татарстан бөтен Идел буе федераль округына туристик нәтиҗәлелек этәргече буларак эшли. Хәзер республикага туристлар агымы 3,5 млн. кеше тәшкил итә. Иинфраструктурны булдыру нәтиҗәсендә ул икеләтә арттыр дип планлаштырыла», - диде Дмитрий Чернышенко.

Дмитрий Чернышенко Россия Президентының төбәкләрдә туристик инфраструктураны үстерүне тизләтергә кушуы турында искә төшерде. Агымдагы шартларда Хөкүмәт туризм өлкәсен финанслауны туктатмый, ә киресенчә, тармак икътисады актив эшләсен өчен барлык шартлар да тудыра.

«Хөкүмәт тармакка моңарчы күрелмәгән ярдәм итү чараларын раслады. Бу, мәсәлән, яңа төзелә торган объектлар һәм хәзер инде файдаланылучылар өчен өстәмә кыйммәткә салымның нульле ставкасы. Болар барысы да булган чаралар белән бергә инвесторлар өчен проектларның үз-үзен аклау срогын киметү, аларны җәлеп итү мөмкинлеген тудыра. Ә гражданнарыбыз өчен мөмкин кадәр тизрәк уңайлы кунакханәләр булдырырга кирәк, алар анда, ихтыяҗны арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чараларны кулланып, туктарга мөмкин. Мәсәлән, туристик кешбэкны», - дип сөйләде РФ вице-премьеры.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Туризм.РФ белән берлектә 5 туристик кластерны үстерергә планлаштыра. Бу - «Идел Болгары», «Соколка», «Зөя», «Кама Тамагы» һәм «Лаеш». Шуларның берсе - «Идел Болгары» – Идел буе федераль округының «Волжское путешествие» инициативасы составына кертелде. Аны гамәлгә ашыру Идел буе федераль округының тагын 6 субъектында туризм үсешенә һәм туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.

Татарстанда 3-4 йолдыз категориясендә урнашу өчен уңайлы шартлар булдыру планлаштырыла. Якынча исәпләүләр буенча кунакханәләрдә 5 меңгә кадәр номер, шулай ук глэмпинг һәм кэмпингларда урнашу урыннары булдырылырга мөмкин.

«Татарстан Республикасы һәрвакыт туристлар өчен кызыклы булды. Узган ел безгә 3,3 млн кеше килде. Без пандемиягә кадәрге күрсәткечләргә ирештек диярлек. 2019 елда республикага 3,6 млн кеше килгән. Республика территориясендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасының өч объекты урнашкан: Казан Кремле, Бөек Болгар, Свияжск утрау-шәһәре. Моннан тыш, авыл туризмын үстерәбез, бездә табигый ландшафтлар бик күп», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан белән килешү биш уртак проектка старт бирә. Безнең алда республикада заманча, сыйфатлы һәм уңайлы урнаштыру чараларын төзү бурычы тора. Шулай ук Татарстан, Төзелеш министрлыгы, башка федераль хакимият органнары белән бергә туристик проектларны инженерлык инфраструктурасы һәм юллар белән тәэмин итү бурычын хәл итәчәкбез», - дип шәрехләде Туризм.РФ генераль директоры Сергей Суханов.

Дмитрий Чернышенко шулай ук барлык төбәк башлыкларының игътибарын хәзерге шартларда эчке туризмның аеруча актуальлегенә юнәлтте. РФ вице-премьеры субъектлардан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында эшләргә активрак кушылырга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.