Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарларына: Cез – үз төбәкләрегездә татар халкының ышанычлы таянычы

18.03.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов X Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев озата йөрде.

Пленар утырыш башланыр алдыннан күргәзмәдә катнашучылар Рөстәм Миңнехановка үз продукцияләрен тәкъдим итте: татар милли ризыклары, казылыкның төрле төрләре (ат казылыклары), бал, сыр, чәй, уенчыклар һәм кием-салым әйберләре (түбәтәйләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар костюмнары). Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән барлыгы 85 хуҗалык-субъект катнашты. Рөстәм Миңнеханов товарларның югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте, шулай ук эшкуарлар белән Татарстан базарына чыгу перспективалары турында фикер алышты, шул исәптән маркетплейс мәйданчыклары ярдәмендә дә.

Утырыш барышында Мордовия, Башкортостан Республикасы, Пенза, Томск һәм Оренбург өлкәләреннән, шулай ук Польша эшкуарлары чыгыш ясады. Спикерлар авылда бизнес алып бару үзенчәлекләре, хәйрия проектларын гамәлгә ашыру һәм киләчәктә үз производстволарын үстерү буенча планнары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстаннан читтә дә үз эшлекле проектларын үстереп, эшкуарлар туган телне, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклауга зур игътибар бирәләр.

«Сез барыбыз өчен дә үрнәк. Бүген без бик күп файдалы нәрсәләр ишеттек: балаларны ничек тәрбияләргә, үз халкын ничек яратырга, үз эшеңне ничек алып барырга. Сез беркемнән дә ярдәм көтмисез, киресенчә, барлык кыенлыкларны җиңеп, башкаларга ярдәм итәсез. Сезнең һәрберегез турында аерым китап язарга мөмкин», - дип саный ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарлары – үз төбәкләрендә татар халкының ышанычлы терәге, дип өстәде. «Мин сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Без Татарстанда авылларыбызга ярдәм итү буенча төрле программалар эшлибез. Башка төбәкләрдә бу бурычларны сез үз өстегезгә аласыз», - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта дөньяда катлаулы хәл күзәтелә. Бу җәмгыятьне берләштерүне, ил җитәкчелеге ярдәмен таләп итә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Унынчы юбилей җыены 16-18 мартта уза. Анда катнашу өчен Татарстанда Россиянең 40 төбәгеннән 500 кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре җыелган. Дискуссия мәйданчыклары кысаларында өч көнлек программа билгеләнгән, җирле эшкуарларның тәҗрибәсе белән танышу өчен Буа районына бару, шулай ук төрле мәдәни чаралар каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.