Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Иминлек тәэмин итү мәсьәләләре, РФ милли гвардиясе гаскәрләре эшчәнлеге кысаларында башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Очрашуда РФ милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.