Бүген Казан Кремлендә Казанның 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак инаугурациясе хөрмәтенә чара узды.
Исегезгә төшерәбез, инаугурация кичә, 2022 елның 15 мартында, Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашында узган иде.
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында үсеп килүче буынга да, тулаем яшьләр сәясәтенә дә зур игътибар бирелә. Ул ассызыклаганча, бу юнәлешкә, чыннан да, округның барлык төбәкләрендә дә зур игътибар бирелә.
«Без һәрвакыт Татарстан һәм Казанны яхшы яктан билгеләп үттек, анда бик яхшы оештыру дәрәҗәсендә төрле чаралар үткәрелә. Минемчә, нәкъ менә яшьләрнең зур чараларын уздыру тәҗрибәсе Казанга 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы булу мөмкинлеген бирде дә инде, - диде Олег Машковцев. - Казанны бу вакыйга белән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм бөтен яшьләр исеменнән котлыйм. Планлаштырыла торган чаралар якты, эчтәлекле һәм иң мөһиме – безнең илләребез яшьләрен конструктив якынайтырга ярдәм итәр, дип ышанам. Төрле дин һәм төрле милләт вәкилләре тату яшәгән Казан һәм Татарстан кебек үк, алар 170тән артык илдән. Ышанам ки, сынатмабыз».
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай ук барысын да әлеге вакыйга белән котлады. «Мин безгә иң матур чаралар, иң җылы тәэсирләр телим», - диде ул.
Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасында, Казанда, «Россия – ИХО» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең федераль проекты офисы эшләвен искә төшерде, димәк, безнең арада конструктив диалог бар һәм киләчәктә бик яхшы вакыйга тора.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән чараның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм эчтәлекле дәрәҗәдә уздырылуын барысына да ышандырырга телим», - диде Ләйлә Фазлыева.
Ахырда ул барысына да дөньяда яшьләр өчен уңай шартлар формалаштыруда конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы генераль директоры Рәсүл Омаров үз чыгышында белдергәнчә, ИХО яшьләр форумы өчен бу чарада катнашу – зур мәртәбә.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде.
«ИХОның Яшьләр башкаласы программасы - ул яшьләрнең мәнфәгатьләрен тыңларга, аларның проблемаларын аңларга, киләчәккә ышанычлы һәм имин юл төзергә менә дигән мөмкинлек, - диде Рәсүл Омаров. - Бу ел кысаларында, Казан ИХО Яшьләр башкаласы статусын алган вакытта, без бик күп чаралар уздырабыз, алар дөньяда тынычлыкны ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу – фәнни конференцияләр, семинарлар, спорт чаралары, шул исәптән киберспорт ярышлары һәм башкалар. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы буларак, без барлык билгеләнгән максатлар һәм проектлар гамәлгә ашсын һәм уңышка ирешсен өчен, бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез».
ИХОның Яшьләр форумы генераль директоры Рәсүл Омаров үзенең хезмәттәше - Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры, оештыру комитеты рәисе Тимур Сөләймановка аерым рәхмәт белдерде.