Алексей Песошин җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышында катнашты

17.03.2022

Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының киңәйтелгән утырышын уздырды.

Совет эшендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников, округ төбәкләренең закон чыгару органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков һәм Тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов катнашты.

Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин катнашты.

Утырышта катнашучылар «Бердәм халык хакимияте системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» закон кабул итүгә кагылышлы мәсьәләне карадылар. Закон проекты Россия Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән. Икенче укылышта карау июнь башында көтелә.

Утырышны ачып, Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә турындагы яңа законны кабул итү күптән инде башланган. «Илдә җирле хакимият институтын торгызу буенча җитди эш башкарылды, шул ук вакытта җирле үзидарәнең оештыру нигезләрен камилләштерү белән бергә, бу эшнең төп нәтиҗәсе – кешеләр тормышын реаль яхшырту. Җирле үзидарәнең бу варианты җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен финанс, оештыру һәм кадрлар ресурсларын берләштерергә мөмкинлек бирә. Хакимиятнең гражданнардан аерылуына юл куймаска кирәк. Муниципалитетларда яшәүчеләрнең локаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйль катнашуының төрле рәвешләрен үстерергә, җирле инициативаларны хупларга кирәк», - диде Игорь Комаров.

Идел буе федераль округында җирле үзидарәнең бер катлы системасы моделе Удмурт Республикасында кулланыла, агымдагы елда шундый ук үзгәрешләрне Чуаш Республикасында, Пермь краенда һәм Түбән Новгород өлкәсендә төгәлләү планлаштырыла.

Яңа закон берничә төп бурычны хәл итәргә тиеш: яңартылган Конституциядә теркәлгән ачык хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә, шул исәптән җирле үзидарәне дә кертеп, бердәмлек принцибын таратырга; муниципаль җитәкчеләрнең җаваплылык дәрәҗәсен күтәрергә, аларның хокуклары һәм бурычлары балансын тәэмин итәргә; җирле хакимиятнең икътисадый базасын ныгытырга, мөстәкыйль, көчле муниципалитетларга өстенлек бирергә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.