Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашты

16.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Президиум карары буенча көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 8 республика законы проекты һәм 7 федераль закон проекты. Фикер алышудан соң исемлек 25 сорауга кадәр киңәйтелде.

Утырыш барышында депутатлар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохоринның министрлыкның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүматын тыңладылар. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 4 елда беренче тапкыр республикада җинаятьчелек кимү күзәтелә. Урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында гражданнарның шәхси һәм мөлкәт куркынычсызлыгы сизелерлек арткан, элек хөкем ителгән балигъ булмаганнарның җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү тәэмин ителгән. Эчке эшләр органнары тарафыннан 23 меңнән артык җинаять җаваплылыгына тартылган гамәл ачылган.

Аеруча авыр җинаятьләрнең, шул исәптән кеше үтерү очракларының ачылуы сизелерлек арткан – 98%ка якын. Киң җәмәгатьчелектә резонанс тудырган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ачылган.

Зур ресурслар оешкан җинаятьчелеккә каршы торуга юнәлтелгән. Җинаятьчел төркемнең 823 әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартылган, 1293 җинаять ачылган.

300дән артык төркемле наркоҗинаять тикшерелгән, аларның өчтән бере оешкан рәвешләрдә башкарылган. Федераль иминлек хезмәте белән берлектә  наркотиклар белән тәэмин итүнең 49 каналы ябылган, Татарстан һәм башка төбәкләр территориясендә 7 яшерен наркотик лабораториясе бетерелгән. 37 млн. сумнан артык суммага наркокеремнәрне легальләштерү фактлары расланган.

Хисап елында икътисадый юнәлештәге 2905 җинаять ачыкланган. 2,4 млрд. сумлык матди зыян кайтарылган.

207 тонна ялган алкогольле һәм спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынган. Ачыкланган җинаятьләр саны бер ярым тапкырга арткан. Республикага алкоголь китерүнең 10 каналы ябылган. Шулай ук министр республика юлларында һәлакәтләр кимүен дә билгеләп үтте. Исерек шоферларның гамәлләреннән имгәнү очраклары 40%ка диярлек кимегән.

Артем Хохорин гомумроссия ведомство бәяләве буенча, тулаем алганда, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы эш нәтиҗәлелеге буенча Россиядә беренче урында тора, дип өстәде.

Шулай ук парламентарийлар алдында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгыш ясады. 2021 елда балалар омбудсмены адресына 2 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 19%ка күбрәк. Җәмәгать ярдәмчеләре адресына тагын 700дән артык мөрәҗәгать кергән. 357 гражданны кабул итү оештырылган, шуларның 100е дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән берлектә үткән. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 655 шикаять каралган. 501 мөрәҗәгать контрольгә алынган, аларның 54%ы уңай хәл ителгән. "Калган мөрәҗәгатьләр Вәкаләтле вәкил контролендә кала һәм ведомствоара бәйләнештә хәл ителә", - диде Ирина Волынец.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы материаллары буенча.