Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 115%ка бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы белән тәэмин ителгән – барлыгы 366 мең тонна бар. Кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере орлыкларын кайтару дәвам итә. Әлеге культуралар орлыкларын аерым контрольдә тора, өзеклекләр көтелми.
Моннан тыш, бүгенге көнгә 152 мең тонна ашлама тупланган. Бу бер гектарга уртача 55,1 кг тәэсир итүче матдә. Тәтеш һәм Зәй районнары гектарына 100 килограммнан артык туплаганнар. Шулай ук Минзәлә һәм Сарман районнары алда бара – 90 килограммнан артык, Балык Бистәсе (25,3 кг), Апас (25 кг) һәм Әгерҗе (15,1 кг) районнары артта бара әле.
Авыл хуҗалыгы техникасының әзерлегенә мониторинг бара. Бүгенге көнгә тракторларның, чәчкечләрнең һәм культиваторларның 98%ы, шулай ук чәчү комплексларының 96%ы – барлыгы 9 мең берәмлек техника ремонтланган. Республика буенча тагын 108 тракторны, шул исәптән 43 энергия сыешлы һәм 20 чәчү комплексын торгызырга кала. 2,1 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынган. Шул ук вакытта урып-җыю техникасын әзерләү буенча да эш алып барыла.
Наил Залаков язгы кыр эшләрен финанс белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы хезмәчәннәре төрле бюджет ярдәме чараларыннан, шул исәптән ташламалы кредитлардан һәм субсидияләрдән файдалана алалар, дип искәртте.