Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белән очрашты.
Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шул исәптән халыкара һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, Григорий Орджоникидзе Казанда эш сәфәренә килде. Визит барышында ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә, шулай ук ЮНЕСКО кафедраларының РФдәге координация комитеты утырышында (гибрид форматта) катнашачак һәм «ТИСБИ» идарә университеты студентлары белән очрашачак.
Моннан тыш, бүген очрашуда Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзега Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бүләк күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм ТР мәдәни һәм тарихи мирас объектларын булдыруга аерым өлеш керткәне өчен бирелде.