Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Федераль һәм төбәк законнары, бердәм хокукый киңлекләрне формалаштыру, шулай ук алга таба уртак эшне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.