ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң яхшы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды: «Безнең казанышлар сезнең ярдәм белән булдырыла»

01.04.2022

Казан Кремлендә төрле өлкәләрдә иң яхшы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Бүләк алучылар: спортчылар, предприятиеләр хезмәткәрләре, нефтьчеләр, мәдәният һәм фән әһелләре – Татарстанның уңышлы үсеше өчен нигез тудыра, дип билгеләп үтте тантанада катнашучыларга мөрәҗәгатендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул хәбәр иткәнчә, ил һәм республика хәзер катлаулы тарихи чорга аяк басты. Әмма армый-талмый хезмәт итү, югары профессиональлек һәм үз эшенә бирелгәнлек нәтиҗәсендә катнашучылар төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә ныклы нигез салалар. Бу исә, тышкы каршылыкларга карамастан, киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.

«Сез – безнең республиканың чын активы. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, барлык халык исеменнән сезгә активлыгыгыз һәм республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерә», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга.

Аның сүзләренә караганда, бу көнне залда татарстанлыларның «чын горуруланырлык плеядасы» җыелган. Бүләкләнүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре һәм мәсләк ияләре: предприятие, учреждение хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният, медицина, мәгариф, спорт эшлеклеләре бар иде.

«Сез – безнең горурлыгыбыз. Сез җаваплы гражданлык позициясе, намуслы хезмәтегез, Ватан язмышына битараф булмаган мөнәсәбәтегез белән яшь буын һәм туган республикабыз халкы өчен үрнәк булып торасыз», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый күренекле татарстанлыларның эше нәтиҗәсендә республика бүген күп кенә позицияләр буенча алдынгы урында тора. Аерым алганда, сүз төзелеш, сәнәгать җитештерүе, инвестицияләр һәм башка юнәлешләр турында бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча төбәкнең тулаем төбәк продукты 3,3 трлн. сумга җиткән, ә сәнәгать җитештерүе индексы 108,5% тәшкил иткән.

Рухи өлкәдә республика шулай ук төрле конфессияләргә караган дистәләрчә халыкның нәтиҗәле тыныч һәм тату яшәвен тәэмин итә ала.

Менә нинди республикада, шул исәптән сезнең тырышлык нәтиҗәсендә, без яшибез», — дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе чыгышы тәмамланганнан соң «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре, Россия Федерациясенең тармак мактаулы исемнәре, РФ Президенты Рәхмәтләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре, «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм башкалар тапшырырга кереште. Федераль һәм республика бүләкләренә 51 татарстанлы лаек булды.


"Татар-Информ" МА