Алексей Песошин: Татарстанда 18 меңнән артык йортка газ кертеп бетерелергә тиеш

02.04.2022

Татарстан Республикасында 903 торак пунктта 18 мең 164 йортка потенциаль рәвештә газ кертелергә тиеш. Газ кертү эшләре Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 4 мең 396 йорт газ бүлү челтәреннән 200 метрга кадәр ераклыкта урнашкан, аңа –200 метрдан артык арада урнашкан 13 мең 768 йортка газ кертү планлаштырыла. Якынча исәпләүләр буенча, 2021-2023 елларда газ кертү чараларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле финанс чараларының гомуми күләме 4 млрд. сумга якын дип бәяләнә. Газүткәргечне төзү белән бергә газ кертү бәясе якынча 220 мең сум тәшкил итә.

2022 елның 1 апреленә гражданнар тарафыннан 12 мең 540 гариза бирелгән. Техник тоташтыру мөмкинлеге 1 мең 992 йорт өчен тәэмин ителгән. Барлыгы 363 тоташтырылган. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлекләр йортларның газ җибәрүгә әзерлеген тәэмин итү буенча халык белән тиешле дәрәҗәдә эш алып бармый – бары тик 18% кына тоташтырылган. Моннан тыш, өстәмә инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, газ кертелергә тиешле йортларның саны 40%ка арттырылган.

"План-графикларны оператив яңарту өчен, әлеге эшне даими рәвештә үткәрергә кирәк, ай саен газлаштырылмаган йортларның адреслы исемлекләрен "Газпром трансгаз Казан"ның тиешле эксплуатация-җитештерү идарәләренә бирү зарур. Шулай ук компания адресына яңа файдалануга тапшырылган индивидуаль торак йортлар буенча мәгълүматларны вакытында җибәрергә кирәк", – дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Республика Хөкүмәте башлыгы газчылар гариза бирүчеләр белән газлаштыру мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып баралар, дип тә өстәде. Муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Алексей Песошин аларга бу юнәлештә эшне тизләтү өчен ярдәм итәргә чакырды. "Халыкка агымдагы ел ахырына кадәр дәүләт тарафыннан бушлай газ үткәрү мөмкинлеге бирелгәнлеген аңлатырга кирәк һәм аннан файдаланырга кирәк. Алга таба боларның барысы өчен дә түләргә туры киләчәк», – дип игътибарны юнәлтте ТР Премьер-министры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.