Яңалыклар

18.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Территорияләрне үстерү фонды» ППК Попечительләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

18.05.2022

Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Дәүләт Думасында күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук барлык фракцияләр җитәкчеләре катнашты.

17.05.2022

Агымдагы 2022 елда БДИ биремнәренә барлык 11 фәннән дә үзгәрешләр кертелде. Ике фән буенча имтихан үткәрү вакыты кимегән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

17.05.2022

Визитның максаты – Иннополис Университеты белән «Газпром» ГАҖ һәм ИТ һәм цифрлаштыру юнәлешендә бүлендек җәмгыять персоналын укыту кысаларында белем бирү проектлары турында фикер алышу булды.

17.05.2022

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашты.

Очрашу Грозныйда Рөстәм Миңнехановның Чечен Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

17.05.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә иң яхшы такси йөртүче-2021» конкурсының федераль этабын ачу тантанасында катнашты.

Конкурс Чечня Республикасында «Крепость Грозный» автодромында уза.

17.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое, Чечня Республикасының Беренче Президенты каберендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Грозный шәһәрендә кыска вакытлы эш сәфәрендә.

17.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасына бер көнлек эш сәфәренә килде.

«Грозный» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды.

17.05.2022

Кадерле дуслар!

Сезне Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат бергәлеге көне белән котлыйм. Бу көн – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче барлык программистларның, система администраторларының, интернет-провайдерларның, веб-дизайнерларның, интернет-басмаларның мөхәррирләренең һәм тагын күп белгечләрнең һөнәри бәйрәме.

16.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайның тарихи үзәген карап чыкты.

Ул Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озатуында реконструкцияләү күздә тотыла торган мәдәни мирас объектлары белән танышты.

Битләр: << ( 491 ) 492 493 494 495 496 497 498 499 500 >>