Бүген «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов чыгыш ясады.
Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм Төрекмәнстан Милли Генешның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов арасында эшлекле очрашу узды. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Хәләл-хабны Татарстанда булдырырга тәкъдим иттеләр. Бүген «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисади саммитының пленар утырышында Бөтендөнья халәл көне рәисе Мөхәммәд Джинна шундый инициатива белән чыгыш ясады.
Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашучыларга һәм аны оештыручыларга сәламләү телеграммасы юллады
Сәламләү тексты сайтта урнаштырылган kremlin.ru.
«Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән котлыйм һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән – Россия һәм дөнья мөселман өммәте өчен һәм, әлбәттә, бөтен илебез өчен мөһим вакыйга белән котлыйм.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышында һәм «Россия – ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммитында катнашучыларга сәламләү юллады.
Сәламләү текстын саммитның пленар утырышында Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Россия – ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммитында катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләү сүзләрен юллады.
Саммитның пленар утырышы ачылышында Михаил Мишустин исеменнән сәламләү текстын Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников укыды.
Бүген Татарстанга Төрекмәнстан Милли Генгешы Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Чара «Россия – Ислам дөньясы: Kazan - Summit» 13 нче халыкара икътисадый саммиты кысаларында ачылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университеты җитәкчелегенең «Газпром трансгаз Томск» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Бородин җитәкчелегендәге делегация белән эшлекле очрашуында катнашты. Очрашу бүген Иннополиста узды һәм 2022 – 2023 елларга юл картасы кысаларында якларның уртак проектларын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Территорияләрне үстерү фонды» ППК Попечительләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.