Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чистай» индустриаль паркында булды. Ул «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары «Барс» аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖ инвестицион проекты белән танышты. Проект турында «Барс» аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Салаев Максим сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәрендә. Ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.
Кадерле татарстанлылар!
15 майда без Халыкара гаилә көнен – иң якты һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез.
Тормышыбыз безгә яраткан һәм якыннарыбыз бүләк иткән җылылык һәм игелек белән тулы. Аларның ярдәме һәм мәхәббәте безне шатлыклы һәм кайгылы минутларыбызда озата бара, иҗатка рухландыра, көч бирә, иң катлаулы мизгелләргә ышаныч һәм батырлык өсти.
Товар запаслары буенча республиканың азык-төлек базарындагы хәл тотрыклы. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү Оператив штабның эш төркеме даими контролендә тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанда авыл хуҗалыгы культуралары белән планлаштырылган мәйданнарның яртысы чәчелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау һәм күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урман янгыннарын кисәтү буенча чараларны көчәйтергә кушты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә гражданнарга ярдәм итүнең яңа чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай Әмирлеге әмире Галиҗанәпләре шәех Мөхаммәд бән Рәшид Әл-Мәктүмгә, БГӘ Президенты шәех Хәлифә бән Зәид Әл Нәхайян вафатына бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Казанга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының радиология Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең генераль директоры Андрей Каприн һәм Милли медицина терапия һәм профилактик медицина тикшеренү үзәге директоры Оксана Драпкина эш сәфәренә килделәр.
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар.