Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасына бер көнлек эш сәфәренә килде.
«Грозный» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды.
Эш сәфәре программасында – Чечня Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар, Рамазан Кадыйров белән әңгәмә, шулай ук документларга кул кую планлаштырылган.
Татарстан делегациясе составында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар бар.