Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә иң яхшы такси йөртүче-2021» конкурсының федераль этабын ачу тантанасында катнашты.
Конкурс Чечня Республикасында «Крепость Грозный» автодромында уза.
Рөстәм Миңнеханов бәйгедә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка чакыруы һәм төбәккә килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Без сезнең белән әлеге автодром мәйданчыгында очраштык, - диде Рөстәм Миңнеханов, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Минем ишетүемчә, бу бик заманча автодром. Элекке автоузышчы буларак, мин шунда ук уңай бәя бирдем. Әйе, мин шәһәрдә юл хәрәкәтендә иң төп катнашучылар – такси йөртүчеләре булы белән риза, һәм хәрәкәтне оештыру, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим, чөнки такси йөртүче яхшы автомобиль йөртү күнекмәләренә ия булырга тиеш. Бу бәйге лаеклы дәрәҗәдә узачагына ышанам".