Яңалыклар

10.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Сәфәрнең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу. Моннан тыш, Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу планлаштырылган.

Татарстан Президенты Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

10.05.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Азнакай районында булды. Төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.

09.05.2022

Бүген Татарстанда Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында «Үлемсез полк» йөреше уза.

Казандагы йөрешкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да кушылды.  

09.05.2022

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды. Ул онлайн-йөрештә әтисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев портретын урнаштырды.

Шаһишәрип Шәймиев 1941 елда сугышка алына. Шунда ук фронтның алгы сафларына эләккән, Мәскәү астында көрәшкән. 1942 елда каты яраланганнан соң комиссиягә алына. Аннан 25 ел дәвамында Актаныш районы Әнәк авылында колхоз рәисе булып эшли.

 

09.05.2022

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм Парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

 

09.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Җиңү Паркына кергән җирдә Рөстәм Миңнехановны яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды.

09.05.2022

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды.

09.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка бюст ачу тантанасында катнашты.

Бюст Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемен йөртүче Казан кадетлар мәктәп-интернаты территориясендә урнаштырылган.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның хатыны Әлфия Филатова катнашты.

09.05.2022

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне бөтен халык бәйрәме – Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! 

77 ел элек күпмилләтле совет халкы Бөек Ватан сугышында кешелекнең мәрхәмәтсез дошманы – фашизмны тар-мар итте. 1945 елның 9 май кичендә тарихтагы иң вәхшәтле, иң канкойгыч, кешелексез сугышның тәмамлануын, бик озак көтелгән тынычлык урнашуын белдереп, Ватаныбызның күгендә җиңү салюты яңгырады. Моңа кадәр миллионлаган кешенең бер булып шул дәрәҗәдә зур шатлык хисләре кичергәне, Туган җирнең бөеклеген һәм хөрлеген саклап калган кыю сугышчыларга ихлас күңелдән дан җырлаганы булдымы икән?!

08.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Битләр: << 491 492 493 ( 494 ) 495 496 497 498 499 500 >>