Рөстәм Миңнеханов «Территорияләрне үстерү фонды» ППК Попечительләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты

18.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Территорияләрне үстерү фонды» ППК Попечительләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашуда территорияләрне комплекслы үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү кысаларында актуаль мәсьәләләр, торак фондына идарә итүнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру, ресурсларны саклау технологияләрен кертү буенча фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга «Дуслык» орденын тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.