Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое, Чечня Республикасының Беренче Президенты каберендә булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Грозный шәһәрендә кыска вакытлы эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән бергә Әхмәт Кадыйров каберенә чәчәкләр салды. Яд итүне дога кылып тәмамладылар.