Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянмага эш сәфәренә килде. Нейпьидо шәһәренең халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Мьянма Союзы Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Николай Листопадов һәм Мьянма Тышкы эшләр министры урынбасары каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Бүген Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Яклар төбәктә «Газпром»ның социаль әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа айлык түләү күләме гаилә керемнәрен исәпкә алып билгеләнәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Федерациясе ПФРның идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Брифинг гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗади татар яшьләре белән очрашты. Очрашу Казанда «Шәрык клубы» татар театры тарихының яңа интерактив мультимедиа комплексында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чара, гадәттәгечә, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза.
Чәчәкләр салу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннанмөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.А. Герасимов исемендәге ВГИК ректоры Владимир Малышев һәм ГИТИС ректоры Григорий Заславский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.