Кадерле дуслар!
Сезне Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат бергәлеге көне белән котлыйм. Бу көн – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче барлык программистларның, система администраторларының, интернет-провайдерларның, веб-дизайнерларның, интернет-басмаларның мөхәррирләренең һәм тагын күп белгечләрнең һөнәри бәйрәме.
Сез иң тиз үзгәреп торучы һәм прогрессив эшчәнлек өлкәсендә эшлисез. Чөнки мәгълүмат технологияләре цивилизациянең йөзен үзгәртә бит. Информатика кешелеккә гаҗәеп байлык бирә: мәгълүмат һәм белем төп байлыкларга әверелә, үзлегеңнән беле алу өчен гаять зур мөмкинлекләр ачыла.
Юкка гына 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителмәде бит. Без мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аерым игътибар бирү Россиядә һәм дөньяда конкурентлы өстенлек бирәчәген тулысынча аңлыйбыз. Киләчәктә нәкъ менә ИТ-өлкә безнең икътисадның драйверы булачак. Моның өчен бездә кирәкле нәрсәләр бар: тәҗрибәле һәм кирәкле ИТ-компанияләр, элемтә операторлары, югары уку йортлары, стартапларга ярдәм итү һәм аны үстерү инфраструктурасы, амбициоз һәм профессиональ команда.
Татарстанда ИТ-тармакны үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен моңарчы булмаган чаралар күрелә: Казанда һәм Чаллыда ИТ-парклар нәтиҗәле эшли, «кІТык» республика ярдәмче программасы эшләтеп җибәрелде, Иннополис югары технологияләр шәһәре үсә, яңа ИТ-квартал һәм Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк төзелә.
Татарстанда булдырыла торган цифрлы экосистема меңнәрчә яшь һәм талантлы кешеләрне безнең республикага җәлеп итәр дип ышанам. Сезнең белән бергә, без Татарстанны Россиядә ИТ-индустрияне үстерү буенча әйдәп баручы үзәк итәчәкбез.
Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм куелган максатларга ирешүегезне телим. Бәхет һәм иминлек сезгә!
Рөстәм Миңнеханов.