Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров Грозныйда Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар

17.05.2022

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашты.

Очрашу Грозныйда Рөстәм Миңнехановның Чечен Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Татарстан Президенты кунакчыллыклары һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, агымдагы елның 11 – 13 маенда Казанда Чечен Республикасы Мәдәнияте көннәре узды.

«Мәдәният көннәре чаралары сезнең республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды», - диде Рөстәм Миңнеханов, Рамазан Кадыйровка мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук юбилей чараларын иң югары дәрәҗәдә уздыруларын теләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Чечен Республикасының хезмәттәшлек өчен юнәлешләре күп. Аерым алганда, күптән түгел Чечен коллегалары энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан форумында катнаштылар.

Татарстан КАМАЗ автомобильләре, машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итүне арттыру белән кызыксына, халык кулланылышы һәм азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне киңәйтергә, сәнәгать, төзелеш материаллары, югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер.

Мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, туризм, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Аерым алганда, Татарстан һәм Чечен Республикасы мәдәният министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чечен Республикасы җитәкчелегенә төбәктә яшәүче татарларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы белән Чечен Республикасы арасында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планына кул куйдылар.

Документ 20 ел элек, 2002 елның декабрендә, республикалар арасында имзаланган Килешү кысаларында бергәләп эшләү өчен «юл картасы» булачак.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы җитәкчелегенә чакырулары өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде. Ул бүген имзаланган Килешү буенча чаралар планы нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, форсаттан файдаланып, барысын да 2022 елда билгеләп үтелә торган Чечен Республикасының 100 еллыгы белән котлады. Ул Татарстанда Чечен Республикасы Мәдәнияте көннәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты сүзләренчә, Мәдәният көннәре иң югары дәрәҗәдә оештырылган һәм уздырылган.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровка Татарстанның дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды.

Үз чиратында, Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнехановка «Чечен Республикасының Беренче президенты Әхмәт-Хаҗи Кадыйров истәлегенә» медален тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.