Рөстәм Миңнеханов һәм Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Дәүләт Думасында оештырылган күргәзмәдә булдылар

18.05.2022

Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Дәүләт Думасында күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук барлык фракцияләр җитәкчеләре катнашты.

Күргәзмә Идел буе территориясендә Ислам үсешенең төп чорларын ача: Идел буе Болгары һәм Алтын Урда чорыннан алып Совет чорына һәм хәзерге Россиягә кадәр.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы җитәкчелегенә әлеге чараны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Безнең ил Президенты Владимир Владимирович Путин карары белән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Оештыру комитетын Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин җитәкли. Бездә бик күп чаралар узачак. Узган ел без Казанның Изге Ана иконасы соборын ачтык. Быел Җәмигъ мәчетенә нигез салачакбыз», - диде Татарстан Президенты.

Вячеслав Володин күргәзмә экспозициясе Ислам тарихы аша ил тарихына колачларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. «Рөстәм Нургалиевич, күргәзмә өчен рәхмәт Сезгә. Безнең өчен ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен кадерләп тоту зур бурыч. Без бер-беребезнең диненә хөрмәт белән карыйбыз. Безгә моның кадерен белергә кирәк. Күргәзмә соңгы түгел дип өметләнәм», - дип тәмамлады ул сүзен.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов, Татарстан Республикасының үсеш тәҗрибәсе башкаларга үрнәк булырга мөмкин, диде: «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм, сез иң болганчык елларда да һәйкәлләрне сүтмәдегез, урамнар исемен үзгәртмәдегез, Ленин музеен торгызырга ярдәм иттегез. Татарстан дин һәм татулыкның данлы традицияләрен дәвам итә».

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов партия һәм бүген сайланган җитәкче Леонид Слуцкий исеменнән мондый чараны оештырган өчен Татарстанга рәхмәт белдерде. «Татарстан моделен барлык төбәкләргә дә таратырга мөмкин. Күп конфессияле тынычлыкны саклау өчен күп эш башкарыла. Мондый күргәзмәләр безгә бер-беребезне яхшырак белергә мөмкинлек бирә», - диде ул.

«Справедливая Россия - за правду» фракциясе депутаты Александр Бабаков сүзләренә караганда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел – безнең дәүләтчелекне формалаштыруда мөһим вакыйга, илнең төрле төбәкләрендә мәдәният белән танышу мөмкинлеге.

«Новые люди» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев: «Күргәзмәне зур кызыксыну белән карадым. Татарстан үткәне белән горурланып кына калмый, ә бүген дә төбәк икътисадын үстерә. Безнең күп төрлелектә – зур көч».

«Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев Татарстанга барып еш кына тәҗрибә туплап кайтуы турында сөйләде. «Тарихи ретроспективаны күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт. Минтимер Шәриповичка баш иям. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт белдерәсем килә», - дип өстәде ул.

Экспозициядә Болгар дәүләтчелеге һәм мөселман мәдәнияте үсеше, Россиядә илебезнең мөселман дини традицияләренең торгызылуы, шулай ук борынгы Болгарның Ислам һәм изге урыннарын заманча торгызу турында сөйләнә.

Килүчеләр Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли архивы, Алабуга, Болгар һәм Биләр музей-тыюлыклары фондларыннан уникаль архив документлары, кулъязмалар, костюмнар һәм башка экспонатлар белән таныша алалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.