Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

21.07.2022

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Дәүләт бүләкләре сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, сәнгать, спорт эшлеклеләренә, мәгариф һәм фән өлкәсе вәкилләренә, эре сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш комплексы хезмәткәрләренә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләренә тапшырылды. Алексей Песошин аларның республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте, намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары ТР Премьер-министрының сәламләү сүзе текстын китерәбез:

"Татарстан Республикасында социаль-икътисадый сәясәтнең төп принцибы булып халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм тотрыклы үсешне тәэмин итүгә юнәлеш кала. Бу Татарстанга шактый зур икътисадый потенциалы һәм алга киткән кеше капиталы булган алдынгы төбәкләрнең берсе булырга мөмкинлек бирә.

Катлаулы икътисадый һәм сәяси вәзгыятькә карамастан, 2022 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 1,5 трлн. сум яки 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 105,6% тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,4% тәшкил итте. Медицина максатларында кулланыла торган дару чаралары һәм материаллар, компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләре җитештерү, кокс һәм нефть продуктлары җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелә.

2022 елның гыйнвар-март айларында төп капиталга инвестицияләр күләме 123 млрд. сум тәшкил итте – бу 2021 елның шушы чорына карата 105%. Сәнәгать структурасында файдалы казылмалар чыгару өлеше – 25,9%, эшкәртү производстволары 69,1% тәшкил итте.

Татарстан Республикасы кешеләр үлеме һәм халыкның табигый кимү күрсәткечләре буенча, шул исәптән сәламәтлек саклау сыйфатын күтәрү аркасында, Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә шактый бюджет акчалары юнәлтелә. 2022 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чараларын финанслау суммасы 4 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк.

Эре заманча объектлар төзү дәвам итә. Хәзерге вакытта Түбән Кама үзәк район күп юнәлешле хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ акчалары хисабына төзелә. Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында 20 мең кв. м мәйданлы перинаталь үзәк төзелешенә 1 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Сәламәтлек саклауны цифрлаштыру актив үсә. Барлык дәүләт медицина оешмалары сәламәтлек саклау системасының бердәм мәгълүмат челтәренә тоташтырылган. Хәзерге вакытта республиканың барлык фельдшер-акушерлык пунктлары Интернет челтәренә тоташтырылган.

Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, шул исәптән «трансплантология» юнәлеше буенча да үсеш ала. 2022 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча органнарның 48 трансплантациясе башкарылган, аларның 28е – бөерләрне күчереп утырту, 20се – бавыр күчереп утырту, 3се – йөрәк күчереп утырту.

Агымдагы елда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга республика буенча 1 млрд. сумнан артык финанслау каралган. 5 авыл мәдәният йорты төзелеше, Арча балалар сәнгать мәктәбенә, Державин исемендәге Лаеш ягы музеена капиталь ремонт ясау, Түбән Каманың яшь тамашачы театрын, Буа район мәдәният йортын реконструкцияләү, Зеленодольск һәм Алабуга шәһәрләрендә 2 мәдәни үсеш үзәген төзү һ.б. планлаштырыла.

2021 елда республика театрларында 100дән артык премьера спектакле күрсәтелде. Ел саен 30дан артык зур фестиваль үткәрелә. Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре берничә тапкыр Россия илкүләм театр премиясе һәм «Алтын битлек» фестивале, Станиславский халыкара премиясе, Волков исемендәге Россия Хөкүмәте премиясе номинантлары һәм лауреатлары булдылар. Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Санкт - Петербург шәһәрләреннән генә калышып, музейларга йөрү буенча илдә 3 нче урында тора.

Татарстан Республикасы тормыш сыйфатын арттыру динамикасын саклый. Сәнәгать һәм социаль өлкәдә күп санлы проектлар тормышка ашырыла. Республика халкының көндәлек хезмәте, һичшиксез, билгеләнгән барлык планнарны тормышка ашыруның нигезе булып тора.

Бу залда җыелганнарның барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең талантыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм чыдамлыгыгыз республикабызны көчле һәм чәчәк атучы итә. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Сезне чын күңелдән югары бүләкләр белән котлыйм".   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев