Бүгенге катлаулы шартларда финанс-бюджет дисциплинасын тәэмин итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча республика финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Шулай ук катнашучылар агымдагы ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 230,5 млрд. сум тәшкил иткән, шулардан үз керемнәре – 207,3 млрд. сум. Үз керемнәрен җыю буенча еллык план 61,4%ка үтәлгән.
Әмма әлеге нәтиҗәләр тынычландырырга тиеш түгел, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. "Агымдагы геосәяси вәзгыятьтә безнең предприятиеләр моңарчы күрелмәгән санкция басымы кичерә. Бөтен икътисадны үзгәртеп кору бара. Җитештерүчеләр продукция һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итүнең яңа логистикасын коралар, импортны алыштыручы җитештерүләрне оештыру мөмкинлекләрен карыйлар, рубль курсы, энергия ресурсларына бәяләр һәм башка тышкы факторлар йогынтысы астында эшләргә мәҗбүр", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тармак министрлыкларына атна саен авырлыклар кичерә һәм бюджетка түләүләрне киметә торган предприятиеләр белән баланс комиссияләре үткәрергә кирәк. Төп максат – аларның эшкә сәләтлелеген һәм үсешен тәэмин итү. "Җитештерүчеләргә кооперация элемтәләре урнаштырырга һәм сату базарларын табарга, гамәлдәге ярдәм чараларын кулланырга, яңа ярдәм чаралары буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр кертергә кирәк. Без бердәм команда булып эшләргә тиеш. Бу эшне даими рәвештә җайга салырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте ул киңәшмәдә катнашучыларга.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда, бүген беренчел һәм социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Илкүләм проектлар кысаларында бурычлар шактый чыгымнар таләп итә. Агымдагы елда әлеге максатларга 32,5 млрд. сум юнәлдереләчәк, шуларның 10 млрд. сумнан артыгы – республика бюджетыннан. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга да ирешелергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул резервлар белән эшне дәвам итәргә кушты. Мөһим резерв – салым бурычлары белән эшләү. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ул 10,7 млрд. сумнан артып киткән. Предприятиеләрнең Төзелеш министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы кураторлык иткән тармаклар буенча бурычлары сизелерлек арткан.
"Министрлык җитәкчеләренә бурычлар белән эшне көчәйтергә кирәк, шул исәптән баланс комиссияләре аша да. Бу муниципалитетларга да кагыла. Штабка эшне координацияләүне дәвам итәргә кирәк, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Шулай ук салым түләүчеләргә дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә салым бурычлары һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүне дәвам итәргә кирәк. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган".