Әтнә һәм Нурлат районнары урып-җыюны төгәлләделәр һәм Рөстәм Миңнехановка 2022 елгы яңа ашлык уңышыннан түгәрәк икмәкләр тапшырдылар

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Әтнә һәм Нурлат муниципаль районнары вәкилләре символик түгәрәк икмәкләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, республиканың бу ике районы урып-җыю кампаниясен беренчеләрдән булып тәмамлады.

Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре беренче булып урып-җыю эшләренең тәмамлануы турында хәбәр иттеләр һәм Рөстәм Миңнехановка яңа уңыш – 2022 ашлыгыннан беренче түгәрәк икмәкне тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 4 млн. 228 мең тонна ашлык суктырылган, гомуми план мәйданнарының 79%ы җыеп алынган – 1 млн. гектардан артык мәйданда ике район урып-җыюны төгәлләгән – Әтнә һәм Нурлат. «Урып-җыю тәмамланган районнар көн саен өстәләчәк, - диде Марат Җәббаров. - Эш дәвам итә, кырларда көзге чәчү, азык әзерләү, туфрак эшкәртү бара. Моннан тыш, рапс, кукуруз, майлы культуралар җыю дәвам итә».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.