Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы катнашты. Конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округлары муниципаль учреждениеләренә – «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы дипломнары тапшырыла.

«Республика Көне алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү традициясе бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Авыл җирлекләренә ярдәм итү эше дәвам итәчәк».

Татарстан Президенты, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп: «Авыл җирлекләре, районнар һәм шәһәрләр, республика дәрәҗәсендә җайга салынган эш нәтиҗәсендә – без гражданнарыбызның тормыш сыйфаты үсүгә һәм яхшы дәрәҗәсенә ирешәбез», - дип белдерде. Ул ассызыклаганча, татарстанлыларның тормыш сыйфаты – ул бүген хакимиятнең төп бурычы.

«Иң мөһиме – үз эшебездә хакимият һәрвакыт авыл җирлекләренә таяна. Муниципалитет, барыннан да элек, җирлекләрдән тора, һәм җирлек дәрәҗәсе – төп звено», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең уртак эшебез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм, якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты автомобильләр тапшыру тантанасында шулай ук Әтнә һәм Нурлат муниципаль районнарын бөртеклеләрне урып-җыюның уңышлы тәмамлануы белән котлады.

«Бу районнар урып-җыюны төгәлләделәр һәм яхшы уңыш, сыйфатлы ашлык алдылар, әйдәгез, аларны алкышлыйк! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм мин ышанам ки, якын арада безнең күп кенә районнар да урып-җыю эшләрен төгәлләр».

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасында автомобиль ачкычлары елга ике тапкыр - Татарстан Республикасы Көненә һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең чираттагы съездына тапшырыла. 2010 елдан бирле барлыгы 2 712 машина муниципаль милеккә тапшырылган, шул исәптән 90 автобус.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.