Рөстәм Миңнеханов Гагаузия Башлыгы Ирина Влах белән очрашты

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле-территориаль берәмлеге башканы Ирина Влах белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан һәм Гагаузия арасында хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү, агросәнәгать секторында, медицинада, ИТ өлкәсендә хезмәттәшлек итү, алга таба делегацияләр алмашу һәм уртак мәдәни проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Казанга визиты кысаларында Ирина Влах Татарстан Республикасы Көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашачак. Моннан тыш, Гагаузия Башлыгы республиканың ишегалды территорияләрен төзекләндерү, җәмәгать киңлекләрен һәм яшьләр инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсе белән танышачак, шулай ук «Адымнар» һәм «Мәктәп 21» күп телле комплексында булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.