Бүген Татарстан Республикасы белән «Почта Банк» АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын һәм төбәктә финанс хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»на кул куелды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Почта Банк» АҖ президенты – Идарәсе рәисе Александр Пахомов салдылар.
«Юл картасы» «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «юл картасы» элек имзаланган Хезмәттәшлек турында килешүне раслады (килешү 2022 елның июнендә имзаланган). Тулы бер чаралар комплексы каралган, һәм беренче чиратта, бу чаралар «Пушкин картасы» проектын үстерүгә юнәлдерелгән, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бу республика яшьләре барырга мөмкин булган мәдәни вакыйгаларны арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
«Бүген безнең мәдәният объектлары популярлаша бара, яшьләрдә аларга ихтыяҗ артты, һәм без яшьләрнең кызыксынуын күрдек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Төп бурыч – мәдәният объектларын йөрүне тәэмин итү».
Моннан тыш, «Почта Банк» АҖ белән хезмәттәшлек банк хезмәт күрсәтүләренең үтемлелеген арттыруны күздә тота, бигрәк тә авыл җирендә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, күптән түгел республикада ремонттан соң 15 элемтә бүлеге ачылган, һәм киләсе елга шулай ук зур программа каралган. «Минемчә, бу безнең авыл кешеләренә бик зур ярдәм», - диде ул.
Татарстан белән «Почта Банк» АҖ арасында «юл картасын» тормышка ашыру шулай ук торак төзелешенә һәм уку-укыту программаларына кредит бирү программаларын үстерүне күздә тота.
Очрашуда төбәктә заманча банк технологияләрен һәм акча кулланмыйча түләүне үстерүгә һәм таратуга, халык өчен, шул исәптән кече һәм ерак торак пунктларда финанс хезмәт күрсәтүләренең үтемлелеген һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән проектлар турында фикер алыштылар. Физик затларга кредит бирү программаларын үстерү, төбәк территориясендә өстенлекле проектларны һәм социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек, шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм ТКХ өчен акча кулланмыйча түләү каралган.
«Почта Банк» АҖ президенты – Идарәсе рәисе Александр Пахомов хәбәр иткәнчә, банк Татарстан белән 2017 елдан бирле хезмәттәшлекне үстерә һәм бүген республиканың барлык районнарында эшли, хезмәт күрсәтү нокталарының күп өлеше зур булмаган шәһәрләрдә һәм бистәләрдә урнашкан. Шуның аркасында халыкның якын-тирә почта бүлегендә счет ачарга, карта яки кредит рәсмиләштерергә, шулай ук теләсә нинди финанс консультациясен алырга мөмкинлеге бар. Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә диярлек урнаштырылган махсус терминаллар ярдәмендә картадан акча алырга яки почта хезмәт күрсәтүләре һәм товарлары өчен түләргә мөмкин. Бу республиканың банк бүлекчәләре һәм банкоматлары булмаган кече һәм ерак торак пунктлары өчен аеруча актуаль.
«Без республика җитәкчелеге белән бергә хәрәкәт итәргә тиешле төп максатыбыз – шәһәрләрдә дә, ерак авылларда да төп банк хезмәт күрсәтүләренең үтемлелеге, чөнки бу – территориянең уңышлы социаль-икътисадый үсешенең төп факторларының берсе. Бүген республикада 883 хезмәт күрсәтү ноктасы эшли. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Почта Банк иң зур челтәре булган ун төбәк арасына керә. Тормыш сыйфатын күтәрү буенча социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру юнәлешендә дә бергә барачакбыз. Тулаем алганда, төбәк өчен авыл территорияләрен комплекслы үстерү, яшьләр белән эшләү, индивидуаль йорт төзелешен үстерү мөһим. Бу темалар безнең киләчәк уртак проектларыбызның нигезенә салыначак», – дип шәрехләде банк президенты – Идарәсе рәисе Александр Пахомов.