Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләрнең рәсми вәкилләре белән очрашты.
Очрашу «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында катнашты (Казан Ратушасында узды).
Рөстәм Миңнеханов «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022» халыкара программасының төп вакыйгасы – беренче Глобаль яшьләр саммитында катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Ул ИХО яшьләр форумына һәм аның президенты Тахе Айхан әфәндегә Казанга ИХО-2022 Яшьләр башкаласы статусын биргән өчен рәхмәт белдерде.
«Бу Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында аеруча мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Казанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр башкаласы буларак статусы – республика һәм аның башкаласы өчен Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, заманча яшьләр мәдәниятенә тугры булуын күрсәтү, яшьләрнең социаль, икътисадый һәм сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы практикаларны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Казан Глобаль яшьләр саммиты – безнең республика өчен зур вакыйга, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Программа кысаларында төрле сессияләр, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
«Россия Федерациясе – күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт – Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең мөһим векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Ул хәзерге дөнья өчен катлаулы заманнарда аеруча актуальләшә бара. Безнең хезмәттәшлек шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында да формалаша, аны мин илебез Президенты В.В. Путин кушуы буенча җитәклим. Шул ук вакытта ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән диалогтан башка күз алдына да китереп булмый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан күп еллар дәвамында үзәк аппарат белән дә, ИХО махсус институтлары белән дә уңышлы хезмәттәшлек итә. Узган ел Татарстанның ИХО илләре белән товар әйләнеше 2 млрд. АКШ доллары тәшкил итте. Партнерлар белән уртак инвестицион проектлар әлегә бердәй характерда, гәрчә бу өлкәдә мөмкинлекләр зур булса да. «Татарстан мисалында без ислам бизнесы белән хезмәттәшлекнең гамәли механизмнарын җайга салырга тырышабыз. Без мөнәсәбәтләр корган илләрнең географиясе бик киң», - дип хәбәр итте Татарстан Президенты.
Соңгы елларда ИХО яшьләр форумы белән хезмәттәшлекнең актив үсеше күзәтелә. Мәсәлән, Татарстанда мөселман илләреннән килгән яшьләр катнашында күп кенә чаралар уза. «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты кысаларында ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумы күркәм традициягә әверелде. Моннан тыш, агымдагы елның май аенда Казанда Россиядә беренче тапкыр уздырылган Изге Коръән уку бәйгесе узды. Конкурста дөньяның 23 иленнән 50 кеше катнашты. Шулай ук быел Татарстан хәзерге заман мөселман мәдәнияте халыкара яшьләр фестивале, ИХО илләренең Халыкара яшьләр фәнни конгрессы, «Россия-ИХО» халыкара яшьләр форумы һәм башка чаралар уздырырга планлаштыра.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда катнашучыларны планлаштырылган чараларда катнашырга чакырды. Ул шулай ук саммит катнашучыларны дуслаштырачак һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә ныклы халыкара элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.