Татарстан Дәүләт Советы Евгений Варакин кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерде. Бу вазыйфага аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Парламентның 34 нче утырышында карар кабул ителде.
«Евгений Анатольевичның бу вазыйфадагы турыдан-туры бурычлары республика Хөкүмәтенең дәүләт хакимияте органнары һәм Россия төбәкләре оешмалары белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрен үстерү мәсьәләләре керәчәк», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Ул ассызыклаганча, Варакин җирле үзидарә органнары системасында практик һәм оештыру эшендә зур тәҗрибәгә ия, шул исәптән ТКХ, тышкы төзекләндерү, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләрнең зур спектрына кураторлык иткән.
«Аның җитәкчелегендә Казанның тарихи өлешен төзекләндерү һәм карап тоту мәсьәләләре хәл ителде, дистәләгән тарихи биналар торгызылды, шуның нәтиҗәсендә Иске Татар бистәсе яңа үсеш алды», – дип билгеләп үтте Нигъмәтуллин.
Беренче вице-премьер Варакинны муниципаль хезмәтнең күпьеллык тәҗрибәсе булган максатчан җитәкче дип атады. Ул шулай ук билгеләгәнчә, Варакин утырышта катнаша алмады, чөнки ул озак вакытлы эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов депутатлардан Варакин кандидатурасын бертавыштан хуплауларын сорады. «Россия Президенты Указы буенча без Лисичанск өчен җавап бирәбез. Һәм безнең хезмәттәшебез әлеге территориядә хәл итәсе бурычларны үти. Безгә компетентлы, тәҗрибәле, абруйлы кеше кирәк, ул безгә беркетелгән территориядә Татарстан исеменнән бурычларны үтәячәк. Анда без барып ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип аңлатты республика Президенты.