Татарстан Президенты республиканың чакырылыш комиссиясе утырышын уздырды

22.09.2022

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Чакырылыш комиссиясе утырышы үтте. Аны Татарстан Президенты, Чакырылыш комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин өлешчә мобилизация буенча комиссариат тарафыннан алып барыла торган эш турында хәбәр итте. Республика Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына хәбәр итүне оператив үткәрү өчен җирле хәрби комиссариатларга өстәмә көчләр бүлеп бирергә, үзәкләштерелгән рәвештә хезмәткә чакырылганнарны Казанга китерү өчен транспорт белән тәэмин итәргә кушты.

Моннан тыш, җыю пунктларында кайнар туклану, медицина хезмәтен күрсәтү, хокук тәртибе пунктларын урнаштыру йөкләмәсе бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты, Чакырылыш комиссиясе рәисе, җәлеп ителгән барлык структуралар катнашында көн саен селектор киңәшмәсен үткәрергә кушты. Бүлекчә җитәкчеләренә аларда шәхсән катнашырга. Вәзгыять буенча оператив мәгълүмат Татарстан Республикасы Президентына көн саен хәбәр ителәчәк.


Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте