Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Президиум карары нигезендә, утыз дүртенче утырышның көн тәртибенә 28 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 19 республика законы проекты, 2 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының 2 мөрәҗәгате.
Закон проектларының иң зур блогы Бюджет кодексына һәм республика салым законнарына үзгәрешләр кертүгә бәйле. Кайбер закон проектлары ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайта, башкаларны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.