Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкьсүт Шадаев белән очрашты

22.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкьсүт Шадаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук VK генераль директоры Владимир Кириенко, Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

Яклар Иннополис Университетының киләчәк үсеше һәм мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучыларына аның базасында цифрлы белем бирү котентына керү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2022 елның ноябрендә Иннополис Университетына 10 ел тула. Бәйрәм кысаларында Digital Innopolis Days форумын уздыру, шулай ук Университет тарафыннан гамәлгә ашырыла торган федераль проектның югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының профессор-укытучылар составы квалификациясен күтәрү буенча ике еллык нәтиҗә ясау, һөнәри белем бирү программаларын һәм һөнәри стандартларны икътисадның өстенлекле тармаклары юнәлешләре буенча цифрлы компонентларны кертү өлешендә актуальләштерү планлаштырыла.

Татарстан Президенты Мәкъсүт Шадаевны әлеге чараларда катнашырга чакырды.

Очрашуда шулай ук цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын тормышка ашыру һәм социаль әһәмиятле объектларны 2023-2025 елларда интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар


ТР Президенты Матбугат хезмәте