Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент шәһәрендә ИТ-паркта булды. Мәгълүмат технологияләре үсеше мәйданчыгы өч ел элек эшли башлаган.
ТР Президентына парк концепциясе турында сөйләделәр. Монда бизнес - инкубация, венчурлы финанслау программасын үстерү планлаштырыла, бу перспективалы ИТ-компанияләрне эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәк. Комплекс территориясендә коворкинг-үзәк, ИТ-академия, ИТ-лаборатория һәм кунакханә ачылачак.
Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан буенча төбәкләрдә ИТ-эшкуарлыкны үстерү өчен филиаллар ачылачагы турында сөйләделәр.
Татарстан Президенты Ташкентның ИТ-паркы тәҗрибәсен һәм мөмкинлекләрен өйрәнү һәм Татарстан компанияләрен хезмәттәшлеккә җәлеп итү буенча йөкләмә бирде.