Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Җизак шәһәрендә ИТ-паркта һәм күп телле мәктәптә булды.
ИТ-паркта ТР Президенты өчен экскурсия үткәрделәр һәм парк эшли торган юнәлешләр турында сөйләделәр. Яшь белгечләр белән әңгәмәдән соң Рөстәм Миңнеханов ике ил белгечләре тәҗрибә уртаклаша алсын өчен уртак килешүгә кул куярга кушты.
Җизактагы күп телле мәктәп 2021 нче елда ачылды. Бүген биредә 5 сыйныфтан башлап 168 бала белем ала. Укыту теле – үзбәк һәм инглиз телләре. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бирелә торган сертификат халыкара югары уку йортларга керергә мөмкинлек бирә. ТР Президентына уку сыйныфларын, тулай торакны, спорт блогын күрсәттеләр.