Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

12.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәренә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Предприятиенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Директорлар советы әгъзалары киләчәккә эш планын да билгеләделәр. Башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды.

Белешмә өчен:

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның сентябреннән «Туполев» ГАҖ (Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенә керә) Директорлар советын җитәкли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.