ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Җизак шәһәрендә КФУ филиалы ачылу очрашуга яхшы сәбәп булды. "Бу проектны гамәлгә ашыруда Үзбәкстан Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән үзегезгә игътибар һәм ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Якын киләчәктә әлеге югары уку йортын тәмамлаучылар Үзбәкстанның ышанычлы таянычы булачагына һәм аның үсешенә үз өлешен кертәчәгенә ышанам", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында хәким Татарстан Президентына республика белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Сәүдә үсеше өчен потенциал бар. Бу машина төзелеше дә, агросәнәгать комплексы да. Туризм өлкәсе аерым игътибарга лаек", - диде ул.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, килүче делегациянең машина төзелеше һәм авиатөзелеш кластерына карата кызыксынуы бар. Татарстан предприятиеләре вәкилләрендә Үзбәкстан Республикасы эшлекле даирәләре белән очрашулар узачак.
"Үзбәкстанның динамик рәвештә үсә торган икътисады, зур үсеш потенциалы бар. Һәм безнең Үзбәкстан һәм Татарстан үсеше өчен файдалы булыр өчен бик күп перспектив проектларыбыз бар", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.