Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде.
Сәфәре программасында кайбер предприятиеләрдә булу, Җизак шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының филиалын ачу, өлкәләр Хәкимнәре белән очрашу планлаштырылган.
Делегация составына берничә эре предприятие, шулай ук Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерергә теләүче компанияләр җитәкчеләре кергән.