Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Ангрен шәһәрендә резинотехника заводында булды.
«Birinchi Rezinotexnika Zavodi» ҖЧҖ конвейер тасмалары, авыл хуҗалыгы һәм автомобиль шиннары җитештерә. Предприятиенең еллык егәрлеге 3 млн. берәмлек автомобиль шинына һәм 200 мең авыл хуҗалыгы шинына җитә.
Татарстан Республикасы Президентына завод цехларын күрсәттеләр һәм җитештерү технологиясенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.