Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эс кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты.
«Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән республикабыз хезмәттәшлеге үсешенә аерым игътибар биргәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Быел Россия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тула. «Бу катлаулы чорларда без нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдык», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу ел хезмәттәшлек үсешендә активлык күзәтелде. Үзбәкстан Республикасы Президентының шәхси ярдәме белән «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы, шулай ук Җизак шәһәрендәге К(И)ФУ филиалы уртак проекты ачылды.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 193 миллион доллардан артып киткән. 2022 елның беренче яртыеллыгы шулай ук 34% үсеш күрсәткән. Болар барысы да, Татарстан Президенты фикеренчә, актив шәхси багланышлар, үзара визитлар нәтиҗәсендә уртак предприятиеләр тормышка ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында Үзбәкстан Республикасы вәкиленең актив эше өчен Шәүкәт Мирзиевка аерым рәхмәт белдерде, Татарстан Президенты аны Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.